2024 елның 30 августында Татарстан Республикасы Көнендә «Казан» гаилә үзәге янында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе тарафыннан бер үк вакытта 45 парның никахын дәүләт теркәвенә алу тантанасы оештырылды. Чара Гаилә елы кысаларында узды. Сарман районыннан бу тантаналы чарада яшь пар Булат һәм Айсылу Зарипова катнашты.