Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Белем бәйрәме белән котлавы

2024 елның 1 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр! Кадерле балалар!

Сентябрь аеның беренче көне һәр бала күңеленә иң матур бәйрәмнәренең берсе булып кереп каладыр. Чөнки 1 сентябрь – мәктәп бусагасын атлап кергән көн генә түгел, серле белем дөньясына, яңа ачышлар иленә юл башы да. Белем бәйрәменең һәрберебез өчен дә әһәмияте зур: кеше бу тормышта нинди генә баскычларга күтәрелсә дә, нинди һөнәр иясе булса да, барлык уңышларының нигезе мәктәптә салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International