1 сентябрь - Белем көне! Китаплар, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар, яктылык бәйрәме! Яңа уку елына старт бирү өчен мәктәбебезнең ишекләре яңадан ачылды! Гадәттәгечә, 1 сентябрьдә безнең мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка үткәрелә. Ял итеп, кояшта каралган балалар яңадан мәктәп ишегалдына җыелдылар. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга шатландылар.
Чәчәк бәйләмнәре күтәргән укучылар, укытучылар һәм ата-аналар мәктәп ишегалдын тутырдылар. Барысы да Россия һәм Татарстан гимны астында тантаналы линейкада катып калдылар.
Традиция буенча беренче булып беренче сыйныф балаларын тәкъдим итәләр, быел алар 11 . Мәктәп директоры И.З. Шиһапов һәм кунаклар укучыларны яңа уку елы белән котладылар, укуның җиңел булмавын, әмма шатлыклы һәм мавыктыргыч хезмәт булуын билгеләп үттеләр. Яңа уку елы һәркем өчен якты һәм уңышлы булсын, иҗат, кызыклы һәм файдалы аралашу белән тулы булсын, балаларны да, аларның педагогларын да рухи, интеллектуаль яктан баетсын.