Белем бәйрәме белән!

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Укучыларның җәйге ял көннәре ахырына якынлашты. Яңа 2024-2025 нче уку елына аяк бастык. Бигрәк тә бу көнне 1 нче сыйныф укучылары көтте. Алар 11 нче сыйныф укучылары белән бергәләп уку елын башлап җибәрделәр. Мәктәбебезгә кунак булып — Сарман муниципаль районы Совет аппараты җитәкчесе  Исмагилова Юлия Равил кызы һәм Җәлил бистәсенең Башкарма комитеты җитәкчесе Галләмов Илшат Фикс улы килде. Беренче кыңгырау яңгырагач, укучылар сыйныф сәгатьләренә ашыктылар. Алар «Юл йөрү кагыйдәләре» буенча белемнәрен яңарттылар. Уңышлы уку еллары булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International