3 сентябрьдә илебездә истәлекле дата - террорчылыкка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Дата бүгенге Россия тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе - Беслан шәһәрендәге 1 нче мәктәптә (Төньяк Осетия-Алания Республикасы) террорлык акты белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә «Сарман» кинотеатрында Аграр көллият студентлары өчен «Омут» дкументаль фильмы күрсәтелде.