"Яшьләр торак конкурсы»

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Яшьләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында 2024 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга «яшьләр торак конкурсы» (алда – Конкурс) үткәрелә. Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

Конкурста катнашуга торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (шул исәптән – никахта тормаган), Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы Россия гражданнары кертелә.
Конкурста катнаша алалар:
башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;
ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең һәм оешмаларның яшь белгечләре;
студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;
яшь галимнәр һәм укытучылар;
сәнәгать предприятиеләрендә, дәүләтнеке булмаганнарын да кертеп, башка оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр.
Мөрәҗәгать итүченең Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте, яшьләргә мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсендә казанышлары булу мәҗбүри шарт булып тора.
Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торак алу мөмкинлеге бирелә (28,5 елга кадәр еллык 7%, беренчел кертем 10%, чиста бизәлгән торакның ташламалы бәясе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International