Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы белән берлектә Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең Сарман муниципаль районындагы күчмә тикшерүенең йомгаклау утырышын уздырдылар. ТР Юстиция министрлыгы, ТР Эчке эшләр министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре Сарман районында 17-19 нчы елларда үткәрелгән тикшерү отчетларын тапшырдылар.2024 елның сентябре.