Хәлил Шәйхелислам улы Шәйхеразыев 60 яшьлек юбилеен басуда каршылый

2024 елның 20 сентябре, җомга

Күпчелек авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре гомер бәйрәмнәрен эш кырында каршылыйлар. «Нөркәй» агрофирмасының «Вахитов» бүлекчәсе җитәкчесе Хәлил Шәйхеразыев та кагыйдәдән искәрмә булмады. Бүген аңа 60 яшь тулды.

Юбилярны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Иванович Сахуриев, «Нөркәй» агрофирмасының «Уңыш» бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Конжаевич Розумбетов котладылар, район Советының һәм азык-төлек идарәсенең Мактау грамоталарын, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International