Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның профсоюз хезмәткәре көне белән котлавы

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле профсоюз лидерлары, профсоюз хәрәкәте ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – профсоюз хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

Профактивистлар җилкәсендә күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итү ята. Бу хезмәткәрләргә лаеклы хезмәт һәм социаль-көнкүреш шартлары тудыру, хезмәтне саклауның торышын контрольдә тоту, социаль гарантияләр һәм башка бик күп нәрсәләр. Сезнең актив тормыш позициягез, оештыру сәләтегез, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән энергиягез зур хөрмәткә лаек.

Профсоюз активына һәм барлык ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, профсоюз сафларының бердәмлеген, игелекле эшләрендә уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International