Бүген Түбән Ләшәү авылында яшәүче хезмәт ветераны Вәсилә Корбангали кызы Юнысовага 102 яшь тулды.
Ветеранны туган көне белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Ләшәү-Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Заһит улы Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге консультанты Рәүфә Хатыйп кызы Фәррахова котлауларга кушылдылар, бүләкләр тапшырдылар. Җыелыштагылар барысы да аңа сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр.
"Вәсилә Корбангалиевна, район үсешенә керткән шәхси өлешегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Сезне туган көнегез белән котлыйм, Сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның, туганнарыгызның кайгыртучанлыгын һәм игътибарын телим», - диде Фәрит Мөнәвирович үзенең котлавында.