Республика авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе

2024 елның 28 сентябре, шимбә

28 нче сентябрьдә Казанда Татарстанның муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать эшләнмәләре республика ярминкәсе узды. Җәлил гимназиясе бу чарада актив катнашты. Ярминкәдә үз куллары белән эшләнгән продукция: бөртекле ашлык, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, металл һәм агач эшләнмәләре, камыр ризыклары, консервланган продукция, җиләк-җимеш-яшелчә продукциясе, бал, сөт продукциясе һ. б. тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International