Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы булды. Утырышны район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде. «2024 елның 9 аенда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору эшенең торышы турында» дигән беренче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Гатиятуллин Айдар Азһәм улы чыгыш ясады.
Аннары» Сарман үзәк район хастаханәсе «ДАССОның наркология кабинеты шәфкать туташы Сәгъдәтова Розалия Фоат кызы» мәгълүматларның объективлыгын арттыру, наркотик матдәләр кулланучыларны ачыклау, теркәү һәм диспансерлаштыру тәртибен эшләү " турында сөйләде.