Без бүген 30 сентябрь көнендә 30 нчы маскировка сеткасын үреп төгәлләп, солдатларыбызга, егетләребезгә, балаларыбызга җибәрергә әзерләдек

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Без бүген 30 сентябрь көнендә 30 нчы маскировка  сеткасын үреп төгәлләп, солдатларыбызга, егетләребезгә, балаларыбызга  җибәрергә әзерләдек. Алар безнең сеткаларыбызны көтеп алалар. Ерактагы егетләребез белән посылкалар аша, хатлар аша, волонтер егетләребез аша аралашып торабыз. Бездән барган гуманитар ярдәм аларның кулына барып җитү белән рәхмәт сүзләрен ишетәбез, елашабыз, исәнлекләрен белеп куанабыз. Егетләребез, кыска вакытлы ялга кайткач, безнең янга  кереп,  рәхмәтләрен әйтеп,  куандыралар.

Бүгенге көннәрдә  эшебез төрле юнәлешләрдә алып барыла. Сетка да үрәбез, үз бакчаларыннан җыеп китергән яшелчәләрне  киптереп коры ашлар  әзерлибез. Бер  җибәрүебездә генә дә 504 егеткә үз кулларыбыз белән әзерләгән  аш җибәрдек.  Сетка гына үреп калмыйбыз, егетләребезнең башларына кияргә нашлемниклар да үрәбез. Коры душлар ясыйбыз, төрле үләннәрдән, җиләк –җимешләр кушып  чәйләр ясыйбыз. Аларны кулланырга җайлы булганнары өчен дә бик яратып кабул итәләр, рәхмәтләрен ишетеп тору безгә дә куаныч.  Халыктан җыелган материаллардан госпитальләр өчен төрле зурлыктагы пеленкалар,  мендәрләр һәм тагын яралы егетләр өчен косточка-мендәрләр,  муеннары өчен валиклар һәм башка бик күп төрле кирәк-ярак әйберләр ясап җибәрәбез. Алар сорый, без шуларны алар соравы буенча эшлибез.

Лотерея билетлары сатып, алардан кергән акчаларга сетка үрү өчен спанбондларны, сеткаларны   интернет  кибетләреннән кайтартабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International