Җәлил бистәсендә Өлкәннәр көне

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көне безнең Җәлил поселогында һәрвакыт зурлап билгеләп үтелә. Бу эштә поселок хакимияте дә, “Җәлилнефть” идарәсе  дә, профсоюз оешмасы да читтә калмый.

Менә бүген шул көн уңаеннан тагын бер бәйрәм ясадылар. Үзебезнең культура хезмәткәрләре бик матур концерт күрсәттеләр. Анда өлкәннәр дә, сәнгать кешеләре дә, балалар ансамбльләре дә катнашты. Үзебезнең биюче егетләребез, кызларыбызның чыгышлары белән горурланып утырдык. Бер дигән талантлы яшьләр үсә бездә. Өлкәннәребез дә йомылып кына ятмыйлар. “Родники” вокаль ансамбле шушы көннәрдә генә  “Халык ансамбле” исеменә лаек булды. “Дуслык “ ансамбле дә, ветеран җырчыларыбыз Рәмзия Гарифуллина, Венера Харисова, “Гранд” ансамбле кызлары да үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Рәис Шәрипов , Румиль Ногманов, Нәвия Гатиятуллина һ.б. бик матур чыгышлары белән халыкны сөендерделәр.

Халык бик рәхмәтле калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International