Ләке авыл җирлегендә өлкәннәр көне.

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

3 октябрь көнне Ләке авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышланган чара узды. Өлкәннәребезне Ләке авыл җирлеге башлыгы Ю.Г. Антонов һәм  махсус хәрби операциядән ялга кайткан В.Г. Степанов котладылар. Ул барысына да нык сәламәтлек һәм баш өстендә тыныч күк йөзе теләде. Ләке балалар бакчасы нәниләре, «Айбагыр» керәшен балалар фольклор ансамбле, «Иганә» керәшен фольклор ансамбле һәм үзешчән артистлар үзләренең җырлары һәм биюләре белән куандырдылар.  Чара бәйрәм өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International