Бәйрәм белән, кадерле укытучылар!

2024 елның 4 октябре, җомга

Ел саен октябрь аенда илебез искиткеч бәйрәм - Укытучылар көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә шушы көнне кадерле педагогларыбызга рәхмәт сүзләре әйтәләр, чәчәкләр бирәләр. Бу дата уңаеннан гимназиянең актлар залында Укытучылар көненә һәм Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Концертка лаеклы ялда булган укытучылар чакырылган иде. Концерттан соң барлык педагоглар һәм кунаклар чәй эчәргә чакырылды. Кадерле коллегаларыбыз,сезгә бәхет, нык сәламәтлек һәм рәхмәтле укучылар телибез! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International