Район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Халыкара укытучылар көне белән котлавы

2024 елның 5 октябре, шимбә

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф ветераннары!

Сезне Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм һәм һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләремне юллыйм.

Укытучы – иң авыр, иң җаваплы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлыннан бару дигән сүз ул.

Хөрмәтле укытучылар! Сез илебезнең булачак гражданнарына белем бирәсез, намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез, туган якның патриотлары булырга өйрәтәсез. Сезнең намуслы тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә актив, иҗади, төрле яклап талантлы булган яшь буын үсә. Аларның уңышлары – сезнең тынгысыз хезмәтегез дә, шул ук вакытта районыбыз, республикабыз киләчәгенә керткән өлешегез дә. Һөнәрегезгә тугры булып, тырыш хезмәт куйганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сарман районының мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.

Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика хөкүмәте ярдәме белән районда сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы шартлар тудыруда күләмле эшләр башкарыла: мәгариф учреждениеләре капиталь төзекләндерелә, аларда тиешле инфраструктура булдырыла, матди-техник базалары ныгытыла. Без дә үз чиратыбызда укытучыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен тиешле чараларны булдырырга тырышабыз.

Кадерле укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, эшегездә уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International