4 октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә.
Ләмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә Елена Александровна башлангыч сыйныф укучылары өчен әлеге вакыйга уңаеннан класс сәгате үткәрде. Чараның максаты-балаларны планетада үзләре генә яшәмәүләрен искә төшерергә этәрү иде. Борынгы заманнардан бирле хайваннар кеше белән янәшә җир исемле зур Гүзәл йортта яшиләр.