"Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә « Гаилә елына багышланган I районара фәнни-гамәли “Үсемлекләр дөньясын өйрәнеп” исемле астында үтте

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

21 октябрь "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә « Гаилә елына багышланган I районара фәнни-гамәли “Үсемлекләр дөньясын өйрәнеп” исемле астында үтте. Анда 37 укучы һәм 15 укытучы катнашты, шулай ук 43 эш читтән торып кабул ителде. Конференция эше тәмамлангач, катнашучылар 1,2,3 дәрәҗәле дипломнар  һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Катнашучылар биш секциягә бүленгән иде:

- “Дөньяны ярат һәм бел", укучыларның туган авылының табигате, үсемлекләре һәм үсемлекләренең файдасы турында индивидуаль эшләре каралды.

- “Безнең гаилә традициясе” ндә укучыларның гаилә традицияләре турында дару үләннәрен җыю, аларны ел дәвамында куллану, эшкәртү, саклау буенча гомумгаилә эшләре каралды.

- “Без һәм безнең сәламәтлегебез” укучыларның әйләнә-тирә мохитнең, азык-төлек продуктларының кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында индивидуаль һәм төркемле эшләре каралды.

“Иҗади бирем” укучыларның үз куллары белән табигый материаллардан ясалган индивидуаль һәм төркемле эшләре каралды.

- “Гаилә-традицияләрне саклаучы” секциясенә эшләр читтән торып кабул ителде.

Читтән торып эшләр  Балтач, Кукмара, Нурлат, Әгерҗе районнарыннан һәм Казан шәһәренең «Иннополис "тан килде.

Без фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларның барысына да кызыклы һәм мавыктыргыч эшләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International