Микроскоп астындагы дөнья

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бу атнада 6 нчы класс укучылары цифрлы микроскоп ярдәмендә «Суган кабыгы ярысы препаратын әзерләү һәм карау» дигән лаборатор эш башкардылар. Цифрлы микроскоп «Татнефть» хәйрия фонды оештырган откан грант җиһазлары исемлегенә керә. Эшнең беренче өлешендә укучылар суган кабыгының микропрепаратларын әзерләделәр, аннары суганның яңа гына чыккан тамыр үрнәкләре белән чагыштырдылар. Эшнең икенче өлешендә укучылар күзәнәкнең рәсемен ясадылар, төшне, цитоплазманы, күзәнәк стенкасын билгеләделәр, шулай ук үсемлек күзәнәгенең төзелеше үзенчәлекләре турында нәтиҗәләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International