21 нче октябрь Әлмәт урта мәктәбе базасында. М.Рәмзи "Үсемлекләр дөньясын өйрәнәм" дигән районара фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда "Җәлил гимназиясе" нең 3 нче Б сыйныфы укучысы Рәсил Кутлыев катнашты. Ул "Табигать хәзинәләре" проектын яклады. Аның өчен 2 нче дәрәҗә Диплом алды. Проектның җитәкчесе Кашапова Сөмбел Рәис кызы. Җиңүегез белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!