"Җиңү шәме" акциясе дәвам итә. 1000 нче шәм

2024 елның 26 октябре, шимбә

"Җиңү шәме" акциясе дәвам итә. Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар җылынсын, киемнәрен киптерсен һәм ризык әзерләсен өчен "Җәлил гимназиясе" ннән укучылар технология укытучысы Шәйхетдинова Әлфия Лаззат кызы җитәкчелегендә блиндаж шәмнәр ясыйлар. Һәркайсы якынча 6 сәгать яна. Ә бүген 1000 номерлы шәм коелды! Балалар белән бу тантаналы мизгелне уртаклашу өчен чарага "Ярдәм якында" төркеме активистлары һәм оештыручылары Сабирова Мәдинә Габдрахман кызы, Фазлыев Делюс Глюс улы чакырылган иде. Кадерле укучыларыбыз, без сезнең белән горурланабыз. Безнең сугышчылар сезнең һәм безнең ярдәмне сизәләр. Сез булдырасыз! Ватаныбыз тыл хезмәтчәннәре үсүенә без бик шат. Шулай ук ата-аналарга җаваплы һәм хезмәт сөючән балалар тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт. Бергә торсак, җиңү безнең сугышчыларыбызда булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International