Башлангыч сыйныфлар укытучыларының «Башлангыч белем бирүнең заманча технологияләре» методик семинар-практикумы

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

28 нче октябрь көнне «Сарман гимназиясе» базасында башлангыч сыйныф укытучыларының «Башлангыч белем бирүнең заманча технологияләре. «Россия бөркетләре» программасы» узды. Анда безнең гимназия укытучылары да катнашты. "Россия бөркете"- кече мәктәп яшендәге балаларны патриотизм һәм гражданлык принципларында тәрбияләү программасы, ул балаларны Россия җәмгыятенең традицион кыйммәтләренә тартуга, һәр баланың социаль активлыгын һәм командалы хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. Семинар барышында Сарман гимназиясе укучылары һәм укытучылары «Россия бөркетләре» дәрестән тыш эшчәнлек программасының тормышка ашырылуын күрсәттеләр. Җәлилнең 2 нче урта мәктәбе укытучылары да бу юнәлештә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Әлеге программа методик материалларга һәм «Орленок» ВДЦ педагогик коллективының күпьеллык тәрбия эше тәҗрибәсенә нигезләнеп төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International