30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул катлаулы һәм каршылыклы тарихыбызның дәһшәтле һәм куркыныч елларын исебезгә төшерә.
Бу көнне миллионлаган кешеләр үзләренең, нахакка гаепләнеп, колония-лагерьларга ябылган, сөргенгә сөрелгән, рухи һәм физик яктан юк ителгән туганнарын, якыннарын искә ала.
Миллионлаган корбаннарга китергән сәяси репрессияләр безнең илебез тарихының иң фаҗигале сәхифәләреннән берсе. Тарихыбызның данлыклы битләре кебек үк, милләт фаҗигасенә әверелгән вакыйгалар да хәтер түребездә сакланырга тиеш. Террор һәм репрессияләргә, үз халкына каршы җинаять кылучыларга бернинди дә аклау булу мөмкин түгел.
Бүген безнең районыбызда 11 кеше репрессия корбаны статусын йөртә.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим. Барлык авырлыкларны үтеп, үзегездә яшәү көчен, кеше булу абруен югалтмавыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм.