Алтын туйларын билгеләп үттеләр

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан  Яңа Имән авылында яшәүче Гайфетдинов Рафис Шайхразый улы  һәм Мөзәккирә Мәхмүт  кызы  бергә тормыш коруларының 50 еллык түгәрәк даталарын билгеләп үттеләр. Рафис абый белән Мөзәккирә апа матур тормыш юлы үтеп, 2 кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүген алар кадерле әти-әни, сөекле әби-бабай булып балалары, онык-оныкчыклары белән гөрләшеп яшиләр. Истәлекле көннәре белән Гайфетдиновлар гаиләсен  Яңа Имән авыл җирлеге сәркатибе Хисамова Л.А. тәбрикләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International