Бүген дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны муниципаль район Советы Рәисе Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Утырыш эшендә Сарман муниципаль районы Советы депутатлары, район суды рәисе, район учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырышның көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелде:
Сарман муниципаль районының 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы турында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы чыгыш ясады.
Сарман муниципаль районының 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына бюджет проекты турында Сарман муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Зыятдинова Ләйсән Шәймәгсум кызы сөйләде. Муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча Даими комиссиясе өстәмә доклады белән район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча Даими комиссиясе рәисе Габделгазизов Илгизәр Габделкайм улы чыгыш ясады.
Сайланулы вазыйфаи затларга, муниципаль хезмәткәрләргә һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү турында элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертү турында Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәева сөйләде.
Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Иске Минзәләбаш авыл җирлеге Советыннан район Советына делегацияләнгән депутат Ризатдинов Рамил Фәрит улына таныклык һәм значок тапшырды.