Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне, Гаилә елы кысаларында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин Галинур һәм Зәмфирә Сөләймановларны, Фәнүс һәм Гөлфая Галимуллиннарны, Иршат һәм Лия Миргалимовларны Алтын туйлары белән, Альберт һәм Нурсинә Хәйруллиннарны Зөбәрҗәт туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Галинур Газизҗан улы район төзелеш оешмасында ташчы, Зәмфирә Кыям кызы Сарман урта мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшләгәннәр. Ике кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Ленар СВО зонасында хезмәт итә, кызлары Роза иптәше белән 5 бала тәрбиялиләр, «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнгән, олы кызлары Елена Әлмәт шәһәрендә яши һәм эшли.
Фәнүс Әхмәт улы һәм Гөлфая Хәкимулла кызы күп еллар районның төзелеш тармагында эшләгәннәр. Алар ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 6 оныкларын тәрбияләүдә булышалар.
Иршат Миргасыйм улы лаеклы ялга чыкканчы авыл хуҗалыгы өлкәсендә, Лия Нургали кызы сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгәннәр, ике ул үстергәннәр. Бүген оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләүдә ярдәм итәләр.
Альберт Гыйздәт улы халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләгән, Нурсинә Гыйльфан кызы гомерен балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган, Россия пенсионерлар берлегенең Сарман районындагы җирле Советы рәисе булып тора. Ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр, бүген 5 онык һәм 4 оныкчык үстерергә булышалар.
Юбилярларга Сарман муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.