Районда шикәр чөгендерен җыюны төгәлләделәр

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Конституциясе көне буларак тарихка кереп калган 6 ноябрь районда шикәр чөгендерен җыюның тәмамлануы белән дә билгеләп үтеләчәк. Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев кырларда булдылар һәм соңгы бишкөнлектә җиңүчеләргә сертификатлар тапшырдылар.

Традиция буенча 9 метрлы комбайннарда эшләүчеләрне беренчеләрдән булып бүләклиләр. Әлеге номинациядә җиңүчеләр хезмәт куйган урыннарда булганнан соң, җитәкчеләр әлеге мактауга лаеклы механизаторларга да рәхмәт сүзләре җиткерделәр. «Җәлил " агрофирмасында эшләүче Илсур Ильясов бу юлы да лидерлыкны кулыннан упкындырмады. Коллегасы Илнур Галимов та бирешмәде-аңа 3 урын өчен акчалата приз тапшырдылар. «Сарман» агрофирмасы механизаторы Ирек Нурисламовны икенче урын өчен бүләкләделәр.

Чөгендер җыю комбайннарында эшләүчеләр арасында беренче урынны янә «Җәлилчеләр»алды. Равил Абдуллин күрсәткечләре иң яхшылардан дип табылды. Икенче урын өчен бүләкне «Сарман» агрофирмасы чөгендерчесе Руслан Агелтдинов алды, өченче урын өчен – «Нөркәй»дән Рамил Салихов.

Шулай ук чөгендер үстерүче агрономнарны бүләкләү модага керде. Җир буенча белгечләр арасында беренче булып «Җәлил» агрофирмасы агрономы Мөхәррәм Мәхмүриев танылды. Икенче һәм өченче урыннар өчен Рамил Шакирҗанов («Сарман»), Рафис Гайсин («Нөркәй») бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International