Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Сарман бүлегенең утырышы

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Сарман бүлегенең утырышы узды. Аның җитәкчесе итеп Нияз Тимербаев билгеләгән иде. Утырышта бүлекнең әгъзалары расланды, 2025 елга эш планы турында сүз алып барылды, тәкъдимнәр тыңланды. Кварталга бер тапкыр очрашып утырыш үткәрү килешенде. Утырышта Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сахипова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International