2024 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 2024 елның 06 ноябрендә Нәсыйх Әхмит улы һәм Нәзирә Габделбәр кызы гаилә гаилә гаилә гаилә гаилә гаилә корып яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үтә. Алтын туй - ул тормышта тәҗрибә дә, акыл да, хата һәм казанышлар да булган вакыт. Бу еллар эчендә күп нәрсәләр эшләнде, балалар һәм оныклар туарга өлгерде. 50 ел ул тарих өчен - бу бер мизгел генә, ә кеше өчен тулы бер тормыш. Бу истәлекле вакыйга белән аларны Сарман муниципаль районының “Җәлил шәhәр тибындагы поселок” муниципаль берэмлеге башлыгы Кәримов Р.А. һәм Сарман муниципаль районының “Җәлил шәhәр тибындагы поселок” башкарма комитетының ЗАГС бүлеге әйдәп баручы белгече Исмәгыйлева Р.Р. Нәсыйх Әхмит улы һәм Нәзирә Габделбәр кызы гаиләсенә нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек теләкләре белән “Җәлил проспекты” МО башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды. Нәсыйф Әхтәм улы һәм Нәзирә Габделбәр кызы гаиләсен тагын бер кат чын күңелдән котлыйбыз! Озак елларга бәхет һәм сәламәтлек телибез.