8 ноябрьдә Сарман муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде. Бу визит әһәмиятле вакыйга булды, чөнки очрашуның төп максаты «Олимпия өметләре»балаларны савыктыру лагерен төзү процессы белән танышу булды.
Төзелеш мәйданчыгына килгәч, министр балаларның ялы һәм сәламәтлеге өчен заманча шартлар тудыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул хезмәткәрләр белән аралашты, мондый социаль проектларны гамәлгә ашырганда үтәлергә тиешле югары стандартларга басым ясады. "Олимпия өметләре" ял итү урыны гына түгел, яшь буынның спорт талантларын үстерү өчен платформа да булачак.
Министр төзелешнең тизрәк тәмамлануына һәм лагерь эшенә старт бирелүенә өмет белдерде.