Сарман авылында Нигъмәтуллин Айнур Айдаш улы һәм Фәйзуллин Илсур Илшат улы белән хушлашу чарасы узды

2024 елның 10 ноябре, якшәмбе

Бүген Сарман авылында Нигъмәтуллин Айнур Айдаш улы һәм Фәйзуллин Илсур Илшат улы белән хушлаштылар.

Айнур Айдаш улы 1974 елның 12 июлендә Татарстан Республикасының Сарман районы Иске Кәшер авылында туа. Механизатор-машина йөртүче белгечлеген Сарманның 91нче ПТУ-сында ала. 1992-1994 елларда Россия Кораллы Көчләре сафларында срочная хезмәт үтә.

Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 28 ноябрендә контракт буенча киткән.

2024 елның 15 сентябрендә хезмәт вазыйфаларын башкарганда батырларча һәлак була.

Фәйзуллин Илсур Илшат улы 1987 елның 11 июлендә Татарстан Республикасының Сарман районы Сарман авылында туган. Механизатор-машина йөртүче белгечлеген Сарманның 91нче ПТУ-сында ала.

Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 19 августында контракт буенча киткән.

2024 елның 31 августында хезмәт вазыйфаларын башкарганда батырларча һәлак була.

Якын хәрби хезмәткәрләрне югалту ачысын Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International