Административ комиссия хәбәр итә

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Комиссия утырышында Административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда, теге яки бу вазыйфаи затларның административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтләре турында сораулар туа.

«Сарман муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 21.12.2020 ел, № 425 карары белән Сарман муниципаль районы территориясендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге расланды.

Шулай ук муниципаль берәмлек территориясендә 23 җирлек урнашкан, аларның һәркайсында торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләре кабул ителгән. Күрсәтелгән кагыйдәләрне үтәмәгән өчен вазыйфаи затлар тарафыннан административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелә.

Административ хокук бозулар турында беркетмәләр һәм эш материаллары суд органнарына һәм административ комиссиягә карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International