9-10 ноябрьдә "Умырзая" үрнәк хореография коллективы татар биюләрен башкаручыларның "Шома бас"төбәкара конкурсында катнашты

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

9-10 ноябрь көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә татар биюләрен башкаручыларның "Шома бас"төбәкара конкурсы булып узды. Конкурс милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халык хореографиясен пропагандалау, иҗат коллективлары арасында һөнәри һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, шулай ук иҗат потенциалын ачу максатында үткәрелде. "Умырзая" үрнәк хореография коллективы конкурста катнашты. Һәм лаеклы чыгыш ясады һәм лауреат булды. "Шома бас-2024" конкурс программасында Свердловск, Чиләбе, Оренбург, Мәскәү, Новосибирск, Төмән өлкәләреннән, Пермь краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия Республикаларыннан 550 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International