Гаилә елы кысаларында, буыннарның дәвамчанлыгын саклау, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар бергәлеге нигезендә гаилә һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының, туган як тарихын өйрәнү максатларында район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи –Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе Республика Фестиваленең муниципаль этабы узды.
Бәйгедә алты гаилә катнашты: Кәүҗияк авылыннан Газизовлар, Яңа Имән авылыннан Нәгыймуллиннар, Каташ Каран авылыннан Мортазиннар, Рангазар авылыннан Шәйхетдиновлар, Иске Минзәләбаш авылыннан Кәлимуллиннар-Сафиннар, Александровка авылыннан Хәлиуллиннар. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга Хәлиуллиннар гаиләсе чыкты, икенче һәм өченче урыннарны Кәлимуллиннар-Сафиннар һәм Газизовлар гаиләләре бүлеште.