Бүген Сарманда «Айтуган» спорт залында Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы буенча XIV традицион турнир ачылды.
Аны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Гыйльфанов катнашты. Ярышларның баш хөкемдары Тәлгать Ахунов турнир кагыйдәләрен аңлатты.
Бүген район мәктәпләре һәм Сарман аграр көллияте командалары ярыша, иртәгә Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән спортчылар киләчәк.