15 ноябрь көнне "Җәлил гимназиясе" базасында "Үсеш ноктасы" үзәге җиһазларын кулланып ачык дәрес үткәрелде. Дәрес барышында 8 нче Б сыйныф укучылары укытучылары Р.Р. Габделхакова белән фәнни экспериментлар үткәрделәр, дөрес һәм күрсәтмә нәтиҗәләр алдылар, шулай ук аларны анализладылар. Экспериментны күп тапкырлар кабатлау мөмкинлеге һәм тикшерелә торган күренешләрнең динамикасын күзәтү балаларны теманы алга таба өйрәнергә дәртләндерде.