Ел саен 20 нче ноябрьдә Россия Федерациясе территориясендә Бөтендөнья балалар көненә багышланган Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Бу көн кысаларында "Җәлил гимназиясе"нең 9 нчы Б сыйныфында тәрбия буенча киңәшче Е.Р. Граханцева тарафыннан хокукый уен үткәрелде һәм «Мин үз хокукларымны беләм» дигән видеоролик күрсәтелде. Чарага Сарман районы опека һәм попечительлек органнарының баш белгече Р.Р. Газизуллина чакырылган иде. Ул балалар белән балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары, хокук бозуларны профилактикалау һәм нәтиҗәләре турында сөйләште. Үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белү безнең җәмгыятьтә яшәүнең мөһим критерие булып тора. Укучылар, җәмгыять белеме курсының белемнәренә таянып, «хокук» һәм «бурыч» төшенчәләренең билгеләмәләрен формалаштырдылар.