Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин кыска вакытлы ялда булган якташыбыз – «Татарин» кушаматлы СВО катнашучысы һәм аның гаиләсе белән очрашты. Чәй эчкәндә хәрби вәзгыять, тормыш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фәрит Мөнәвир улы Рәхмәт хатлары, азык-төлек җыелмасы тапшырды һәм тизрәк җиңү белән кайтуларын теләде.