22 нче ноябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә «Гаилә кыйммәтләре һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерү» темасы буенча районның башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе утырышы үтте.Укытучылар «Россия бөркетләре» оешмасының эшчәнлеге белән таныштылар һәм мастер-классларда булдылар. I cыйныф укучыларын шушы оешмага кабул итү тантанасын һәм «Әниләр көне»нә багышланган театральләштерелгән тамаша карадылар, мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеена экскурсия ясадылар. Очрашу эшлекле шартларда үтте.