14 ноябрь көнне Сарман гимназиясенең 9 «А» һәм 9 «В» сыйныф укучылары белән «Сәламәт яшәү формуласы » дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үтте. Бу көне укучылар белән сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйләләрен искә төшереп үттек. Спиртлы эчемлекләрнең, тәмәке тартуның, наркотикның, СПИДның тормыш өчен зур куркыныч тудыруын, сәламәтлеккә зыяны хакында сөйләштек.
Сәламәт яшәү формуласын истә калдыруы җиңел! Көненә: 9-10 мең адым атларга , 8 сәгать йокларга ,7 стакан су эчәргә , 6 минут медитация эшләргә (тынычландыра һәм стресстан арындыра) 5 тапкыр яшелчә - җимеш ашарга (йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын киметә) , эш һәм уку вакытында 4 тапкыр ял итәргә, көненә 30 минут булса да физик күнегүләр эшләргә.