14 ноябрь көнне Сарман кинотеатрында «Гаилә –таяну ноктасы» дип исемләнгән кичә узды. Аны АНБО «Игелек» хәйрия оешмасы һәм Сарман үзәк китапханәсе китапханәчеләре оештырды. Әлеге очрашуда Район Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы катнашты. Ул гаиләнең җәмгыятьтәге мөһим урынын билгеләп үтте, изге теләкләрен җиткерде. Оештыручыларга «Игелек» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасының рәхмәт хатларын тапшырды. Чарада шулай ук эндокринолог Гөлназ Хамматова да катнашты һәм чыгыш ясады. Бу күркәм чарада балаларга мастер – класс үтте, әниләр викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Әлеге чараны «Сәләм» һәм «Хәбиб» кибетләре спонсор буларак күтәрде. Балалар өчен Крио Шоу программа күрсәтелде. Спонсорлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Дуслары, яшьтәшләре белән аралашу балаларга искиткеч күңел ачу чарасы булды. Гаилә белән бергә үткәрелгән вакыт, балаларның җәмгыяьтә формалашуына да уңай йогынты ясый, бу исә киләчәктә аларның уңышлы шәхесләр булып үсүенә ярдәм итә. Кичә, үз чиратында, хәйрия оешмасының эшчәнлеге белән таныштыру һәм җәмгыятьнең бердәмлеген ныгыту өчен дә әһәмиятле.