Күтәмәле мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында катнашучы белән очрашу узды.
Хәрби хезмәткәр авыл халкына ярдәме, мәктәп балаларына җылы хатлары өчен рәхмәтен белдерде. Ул хатларның солдатлар өчен бик мөһим булуын җиткерде.
Мондый очрашулар үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны белеп үсәргә тиеш.