"Солдатка хат" акциясе!

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе
"Солдатка хат" акциясе. Безнең мәктәпнең 7-9 класс укучылары «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Бу акциянең асылы-хәрби һәм гражданлык бурычын үтәүче хәрбиләргә ярдәм итү. Укучылар үзләренең хатларында махсус операциядә катнашучыларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Хатларында укучылар солдатларга кыюлыклары һәм батырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәтләрен, горурлыкларын белдерделәр. Нәкъ менә хәзер аларга әлеге җылы сүзләр бик кирәк. Һәр кеше туган йортыннан, җылы почмагыннан киткәндә, үзләре яраткан, аларны көткән кешеләрдән туган ягыннан хәбәрләр көтә. Ә тормыш белән үлем бер юлдан йөргән алгы сызыкта хат алу-бик кадерле нәрсә! Ә анда, алгы сызыкта бу хатның кемнән булуы мөһим түгел, иң мөһиме ул туган яклардан килгән! Анда яхшы сүзләр, балалар рәсемнәре, сәламәтлек һәм Җиңү теләкләре, тыныч тормыштан матур, изге хәбәрләр язылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International