18-22 ноябрь көннәрендә мәктәптә традицион көзге психология атналыгы узды, ул актив һәм күңелле узды. Психологик иминлек белән бәйле күп аспектларны колачлаган акцияләр үткәрелде. Мәсәлән, «Салават күпере» - эмоциональ халәтне, «Психологка хат» - балаларның эчке кичерешләрен белдерергә ярдәм итә. Ата-аналар белән психология буенча эш оештырылды. Алар өчен көн саен төрле яшьтәге балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре турында мәкаләләр җибәрелде/