Әниләр көненә багышланган чара

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

    Бүген мәктәбебездә Әниләр көне узды! Бу бәйрәм күңел җылысы белән тулы иде, чөнки барлык балалар да дөньядагы иң кадерле кешеләрне - әниләрен котладылар. Бу шундый бәйрәм, әйтерсең, барлык әниләрнең дә туган көне. Балалар аларга рәхмәт сүзләре әйттеләр. Әниләр көне бик матур, дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч үтте. Укучылар бу искиткеч бәйрәмгә бик озак әзерләнделәр. Әниләре турында әдәби әсәрләр укыдылар, искиткеч җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, биеделәр, яраткан әниләренең портретларын ясадылар, әниләре турында хикәяләр иҗат иттеләр, котлаулар һәм теләкләр яздылар. Бәйрәмнең төп максаты - укучыларда әниләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, иҗади сәләтләрне үстерү. Шулай ук "Әни куллары" күргәзмәсе дә оештырылды, анда катнашкан барлык әниләргә рәхмәт белдерәбез.

                                                                                                                               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International