Алдынгылар хәрәкәте.

2024 елның 20 сентябре, җомга
Алдынгылар хәрәкәтендә Совет рәисен сайлау - мәктәпләрдә мөһим иҗтимагый вакыйга, чөнки ул булачак яшь лидерларны һәм җитәкчеләрне әзерләүнең башлангыч баскычы булып тора. Безнең мәктәптә Советы рәисе вазифасына кандидат сайлау булып узды. Мәктәбебезнең 9 класс укучылары үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәттеләр, активлык, җаваплылык, мәктәпнең иҗтимагый тормышында катнашырга әзер булган кандидатны сайладылар. Тавышларны җентекләп санаганнан соң, Ахунов Илһам зур өстенлек белән җиңде! Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International