Бүген безнең мәктәпкә һөнәри юнәлеш бирү буенча НГПУ вәкиле Красильников Владимир Анатольевич килде. Ул тарих-география факультеты деканы, укучыларыбызны төрле юнәлештәге факультетлар, бюджет урыннары белән таныштырды. Шулай ук 7 декабрьдә сәгать 10 га Ачык ишекләр көненә чакырды.