Бүген Сарман муниципаль районы Советында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Беренче мәсьәлә буенча «Сарман муниципаль районы территориясендә Яңа ел чараларын әзерләү һәм уздыру турында. 2024-2028 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы, 2024-2028 елларга Сарман муниципаль районында террорчылыкны профилактикалау буенча муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыру турында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова чыгыш ясады.
«Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру барышында Сарман муниципаль районы территориясендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар, Сарман муниципаль районында оператив төркем көчләренең һәм чараларының террорчылык янауларын локальләштерүгә һәм аларның нәтиҗәләрен минимальләштерүгә әзерлеге» көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча участок вәкаләтлеләре бүлеге башлыгы хәбәр итте. Сарман районына Илназ Мөнип улы Бадиков, Сарман һәм Мөслим районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Госманов Радик Рафаэль улы, Җәлил шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Фикс улы Галләмов, Сарман муниципаль районы Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Ивановна Шәрипова.