Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды. Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде. "Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә райондагы вәзгыять турында. Район территориясендә тәмәке катнашмаларын таратуга каршы тору чаралары турында " Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча участок полиция хезмәткәрләре бүлеге начальнигы Илназ Мөнип улы Бадиков чыгыш ясады» , Алга таба " наркомания белән авыручыларны дәвалау һәм реабилитацияләү турында. "Сарман үзәк район хастаханәсе" ДАССОның наркология кабинеты шәфкать туташы Сәгъдәтова Розалия Фоат кызы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлева, "Сармановский" аграр көллият " аграр көллияте.